Укучылардан гуманитар ярдәм

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Ай дәвамында, педагог коллективы, Юнармияче активист укучылары һәм  “Беренче хәрәкәт”ләр катнашында, Чуаш Кичүе урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары окоп шәмнәре әзерләделәр. Балалар банкалар һәм парафин китерделәр. Шулай ук укучылар махсус хәрби оперцияда катнашучы солдатларга хатлар язган.

Бүген, тәрбия буенча киңәшче А.А. Камалова һәм сыйныф җитәкчесе М. Х. Низамова җитәкчелегендә, 10-11 сыйныф укучылары безнең гуманитар ярдәм җибәрү өчен посылкалар тутырдылар. Хатларда укучылар геройларыбызны якынлашып килүче бәйрәм - Ватанны саклаучылар көне белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International