Район Башлыгы Александр Никошин 2023 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар турында чыгыш ясады. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев, VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Алексеевскдорстрой» ААҖ директорлар советы рәисе Вәлиев Фоат Вәли улы, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Наил улы катнашты.