2024 елда Татарстанда 500 дән артык геодезик пункт тикшереләчәк

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

Татарстан Росреестры белгечләре өч ел элек тикшерелгән пунктларны тикшерәчәкләр.

Татарстан территориясендә барлыгы 3 меңнән артык геодезия челтәре (ГЧ) пункты урнашкан, алар федераль милеккә керә, дәүләт саклавы астында, геодезия һәм картография эшләрен башкаруның нигезе булып тора һәм икътисад, фән һәм оборона өлкәсендәге бурычларны хәл итү өчен файдаланыла. Аларны тикшерү саклау зоналарын билгеләү, аларның торышын, исәбен анализлау, шулай ук сакланышын тәэмин итү өчен чаралар күрү өчен кирәк.

"Узган ел геодезия челтәрләренең 358 пунктын визуаль тикшерү үткәрелгән. 2024 елга шундый 500 дән артык пунктны тикшерергә планлаштырылган. Кар капламына карап, безнең белгечләр эшкә керешәчәк. Игътибар итәбез, Җир кодексы гражданнарны геодезия пунктларын сакларга, аларга керү мөмкинлеген тәэмин итәргә, ә аларны зарарлаган яки юк иткән очракта - безнең ведомствога хәбәр итәргә мәҗбүр итә», - дип билгеләп үтте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Линар Гатин.

ГЧ пунктының җир кишәрлегендә хуҗасы яки арендатор Бердәм дәүләт күчемсез миллекнең реестырынан өземтә яки "Халык кадастр картасы" электрон сервисы ярдәмендә тикшерергә мөмкин. Шулай ук дәүләт челтәре пунктлары урнашкан җир кишәрлекләренең хокук ияләре адресына, гамәлдәге законнар таләпләрен бозу билгеләре ачыкланган очракта, мәҗбүри таләпләрне һәм муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр җибәрелә.

Белешмәгә!

ГЧ пунктларын юк иткән, зарарлаган яки җимергән өчен штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган:

- гражданнарга - 5 000 сумнан 10 000 сумга кадәр;

- вазыйфаи затларга - 10 000 сумнан 50 000 сумга кадәр;

- юридик затларга - 50 000 сумнан 200 000 сумга кадәр.

Моннан тыш, ГЧ пунктын юк итүгә юл куйган затлар ачыкланган очракта, Татарстан Росреестры, яңасын төзү юлы белән, затны геодезик пунктны торгызуга мәҗбүр итү турындагы дәгъва гаризасы белән суд органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Ә бу инде административ штрафлар белән каралганнан күпкә кыйммәтрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International