27 февральдә Базарлы Матак авылы “Салават күпере” балалар бакчасы Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү оешмасы базасында “Яшел ут - 2024” республика смотр-конкурсының муниципаль этабы узды

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

27 февральдә Базарлы Матак авылы “Салават күпере” балалар бакчасы МБМБО базасында балаларга юлларда үз-үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү буенча мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеген активлаштыру һәм балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатыннан “Яшел ут - 2024” республика смотр-конкурсының муниципаль этабы узды “Балаларны юлларда хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү һәм ата-аналар арасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча иң яхшы тәрбияче” номинациясендә.

Конкурс сынаулары йомгаклары буенча “Балалар белән ачык чара”, “Иҗади презентация”, “Мастер-класс”, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча 1 нче урынны район үзәгенең балалар бакчасы тәрбиячеләре арасында Нуруллина Г.Р. Базарлы Матак авылының “Каенкай” балалар бакчасы тәрбиячесе.

1 нче урынны - авыл балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында Сиктерме авылының “Незабудка” балалар бакчасы МБМБУ тәрбиячесенә Ермолаева К.В. бирелде.

2 нче урынны - Базарлы Матак авылының “Акчәчәк” балалар бакчасы МБМБУ тәрбиячесе Мортазина Г.М., Базарлы Матак авылының “Салават күпере” балалар бакчасы МБМБО тәрбиячесе Галимова С.Н. алдылар.

Базарлы Матакта урнашкан “Теремок” балалар бакчасы тәрбиячесе Гарипова Р.А. 3 урынга лаек булды.

 Җиңүчеләрне һәм призёрларны котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International