27 февральдә Базарлы Матак мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары белән һөнәри юнәлеш буенча әңгәмә үткәрелде

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

27 февральдә Базарлы Матак мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән һөнәри юнәлеш буенча әңгәмә үткәрелде, анда башкарма комитет урынбасары Платонова Мария Андреевна, мәгариф җитәкчесе урынбасары Наталья Павловна, Алексеевск аграр көллиятенең Базарлы Матак филиалы җитәкчесе Нуруллина Эльвира Галиевна һәм ӘМР авыл хуҗалыгы идарәсе вәкиле Дина Зыятдинова катнашты.

Укучылар һәм ата-аналар авылда кирәкле һөнәрләр турында күп кенә кызыклы яңалыклар белделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Эльвира Галиевна "Алексеевск аграр көллияте" дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесенә кабул итү шартларын җентекләп аңлатты, агрокөллияттә белем алуның белгечлекләре һәм өстенлекләре турында сөйләде. Шулай ук 9 нчы сыйныф укучыларын 29 февраль көнне ачык ишекләр көненә чакырды. Анда булачак абитуриентлар мастер-класслар аша үзләрен көллият укыта торган һөнәрләрдә һәм белгечлекләрдә сынап карый алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International