«Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АНО һәм «Корпорация МСП» АҖ, «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» акционерлык җәмгыяте мәгълүмати ярдәме белән яшьләр эшкуарлыгы буенча «Безнекен булдыр» федераль конкурсы игълан итә! «Создай НАШЕ»
Конкурс Россия Федерациясендә яшьләр эшкуарлыгын үстерүгә һәм үз бизнесларын алга җибәрүдә яшьләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Конкурста катнашуга 14 яшьтән 28 яшькә кадәрге яшьләр кертелә. Конкурста хәзерге вакытта теркәлгән бизнестан башка яшь кешеләр дә, 28 яшькә кадәрге, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары реестрында торучы һәм бизнесны ике елдан артык алып баручы гамәлдәге эшмәкәрләр дә катнаша ала.
Конкурс РФ Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм Цифрлы платформасында узачак ( МСП.РФ.). Конкурс һәм катнашу шартлары турында тулы мәгълүмат Конкурс битендә урнаштырылган.
https:мсп.рфservicessozdaj-nashepromo
Җиңүчеләрне нәрсә көтә?
Катнашуга заявканы шәхси кабинетта авторизациядән соң РФ.КУЭ Цифрлы платформасында Конкурс битендә бирергә мөмкин.
Гаризалар 2024 елның 10 мартына кадәр кабул ителәчәк.