Әлеге акциягә кадәр буш банкалар җыю игълан ителгән иде, парафин да заказ ителгән. Авыл халкы шулай ук банкалар, балавыз алып килгән иде. Балалар безнең егетләргә җылы сүзләр, батырлыклары өчен рәхмәт сүзләре белән, үз гаиләләренә исән-сау һәм һичшиксез җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләп хат яздылар. Бу эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт.