Россия президенты Владимир Путин 2024 елны илдә Гаилә елы дип игълан итте.

2024 елның 1 марты, җомга

Россия президенты Владимир Путин 2024 елны илдә Гаилә елы дип игълан итте. Гаилә елы гаиләнең уңай образын формалаштыруга, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен ныгытуга юнәлтелгән.

29 февраль көнне Чуаш Борнае авыл мәдәният йортында "Гаилә гореф-гадәтләренең сандыгы" дигән фольклор бәйрәме узды. Чараның максаты: гаилә гореф-гадәтләрен булдыру һәм үтәү аша әхлакый культураны тәрбияләү. Бәйрәмдә катнашучылар - балалар һәм аларның әти-әниләре, гаиләләрдә булган төрле гореф-гадәтләр, үзләренең традицион гаилә ашамлыклары турында сөйләделәр. "Күз бәйләш" рус халык уенында, "Иң кызыклы гаилә фотосы" конкурсында бик актив катнаштылар, балаларга бию физкультминуткасы ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International