Әлки районы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү - консультация

2024 елның 1 марты, җомга

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесеннән  түбәндәгеләрне хәбәр итә:

2024 елның 1 мартында 22 сәгатьтән 2 мартның 1 сәгатькә кадәр:

2 мартта төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе түбәндәгеләрне хәбәр итә:

Томан булганда:

Әгәр дә сез табигатьтә томанның куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Машинада томан эчендә хәрәкәт иткәндә узып китүләрдән, алданрак китүдән, артык узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алдагы хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була.

Шунысын да истә тотарга кирәк, томан ераклыкны урлый - гади дистанцияне арттыру, тизлекне киметү тәгдим ителә.

Кискен тормозлаудан да сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне салмак кына  киметергә була.  Тормоз педаленә берничә тапкыр басып, шуның белән сез арттагы хәрәкәт итүче машинага кисәтү-сигнал бирәсез. Томан эчендә хәрәкәт вакытында шоферларның арыганлыгы арта, сак булу артык булмас.

Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән урында гына чыгарга һәм юлны кисеп чыкмаска тәгдим ителә, чөнки юлның тайгак булуы аркасында автомобильнең тормоз юлы шактый арта.  Транспорт агымына каршы гына барырга. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә тиеш. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Һәркайсы бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм «112»  номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International