1 март көнне Алинә универсаль спорт бинасы базасында оешма хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр үзләрен тикшерделәр һәм "Хезмәткә һәм оборонага әзер" нормаларын тапшырдылар. Катнашучылар гәүдәне күтәрү, тартылу , урыннан озынлыкка сикерү, гимнастика эскәмиясендә алга таба иелю, кулларны ятып бөгеп-киңәйтү кебек көч сынаштылар. Күпләр яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм нормаларны аерымлык билгеләренә үтәделәр.