14 февральдән башлап Үзәк китапханә гуманитар ярдәм җыю пунктында махсус хәрби операция зонасына сугышчыларыбыз өчен 2 тоннадан артык азык-төлек, гигиена чаралары, медикаментлар, кием-салым җыелган инде. Шулай ук посылкалар арасында блиндаж шәмнәре һәм "буржуйка" мичләре, шулай ук район мәктәпләрендә укучылар язган хатлар бар. 85 учреждение, оешма, авыл җирлекләре һәм шәхси затлар гуманитар ярдәм җыюда катнашты - бу 800000 мең сумнан артык суммага 400 посылка. Җыю дәвам итә. Йөкне мартның икенче яртысында җибәрү планлаштырылган. "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" дигән акциягә кушылырга теләүчеләрнең барысын да якшәмбедән тыш, һәр көнне 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр көтәбез.