Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

2024 елның 2 марты, шимбә

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесеннән  түбәндәгеләрне хәбәр итә.

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация

2024 елның 2 мартында 18 сәгатьтән 3 мартның 12 сәгатькә кадәр:

2 март кичендә, 3 март төнендә һәм көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә, күз күреме 500 метрга якын һәм аннан да кимрәк күрү мөмкинлеге булачак.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе түбәндәгеләрне хәбәр итә:

Томан булганда:

Әгәр дә сез табигатьтә томанның куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Машинада томан эчендә хәрәкәт иткәндә узып китүләрдән, алданрак китүдән, артык узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алдагы хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була.

Шунысын да истә тотарга кирәк, томан ераклыкны урлый - гади дистанцияне арттыру, тизлекне киметү тәгдим ителә.

Кискен тормозлаудан да сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне салмак кына  киметергә була.  Тормоз педаленә берничә тапкыр басып, шуның белән сез арттагы хәрәкәт итүче машинага кисәтү-сигнал бирәсез. Томан эчендә хәрәкәт вакытында шоферларның арыганлыгы арта, сак булу артык булмас.

Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен исегездә тотыгыз һәм үтәгез:

- спиртлы эчемлекләрне артык кулланмагыз, беркайчан да урын өстендә тәмәке тартмагыз!

- балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;

- төзек булмаган электр үткәргечтән беркайчан да файдаланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;

- кабызылган электр һәм газ приборларын күзәтүсез калдырмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International