1 март көнне Иске Матак авыл клубында Россия Федерациясендә Гаилә елына һәм Татарстан Республикасында “Гаилә-илһам чыганагы” фәнни-технологик үсеш елына багышланган район бәйгесе кысаларында Иске Матак авыл җирлегенең отчет концерты узды. Тамашачылар үзешчән артистларның һәр иҗат номерын җылы каршы алдылар.