2024 елның 04 мартында Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта ТКК рәисе - Әлки муниципаль районы Башлыгы А.Ф.Никошин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча җитәкчесе Р.Р.Насыйбуллин, Әлки районы прокуроры урынбасары Л.Х.Хәлиуллина, ТР Федераль иминлек хезмәтенең буенча идарәсе хезмәткәре И.Т.Ибраһимов, ТКК әгъзалары, район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре, участок сайлау комиссияләре рәисләре катнашты.
Иҗтимагый куркынычсызлыкны көчәйтү һәм террорчылык актларын кисәтү, сайлауларны әзерләү һәм уздыру чорында террорчылык һәм экстремистик күренешләрне профилактикалау буенча өстәмә чаралар турында полиция башлыгы Р.Р.Насыйбуллин чыгыш ясады.
Район мәдәният йорты җитәкчесе Р.Ә. Гайфуллина, Әлки муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе С.Ш.Вәлиева сайлауларга әзерлек барышында башкарылган эшләр һәм файдаланылган объектларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуларны бетерү буенча күрелгән чаралар турында сөйләделәр.
Участок сайлау комиссияләренең Россия Федерациясе Президентын сайлауга әзерлеге барышы турында территориаль сайлау комиссиясе А.П.Шувалов чыгыш ясады.
Комиссия секретаре Г.Р. Заһидуллина утырышта катнашучыларны оператив төркемнең, үзидарә органының һәм сайлау комиссиясенең уртак гамәлләр Инструкциясе белән таныштырды.
ТКК утырышы нәтиҗәләре буенча, кергән тәкъдимнәрне һәм кисәтүләрне исәпкә алып, протокол расланды, анда үтәлү өчен кайбер мәҗбүри чаралар билгеләнгән.