Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесеннән  түбәндәгеләрне хәбәр итә.

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация

Татарстан Республикасы территориясендә 4 март кичендә, 5 март төнендә һәм иртәсендә урыны белән 500 м якын һәм аннан да азрак күрү мөмкинлеге белән томан көтелә.

Киңәш итебез: урамда һәм юлларда йөргәндә бик сак булыгыз.

Юл аша чыгу өчен мөмкин булганча җир өстендәге яки җир астындагы җәяүлеләр кичүләрен генә кулланыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе түбәндәгеләрне хәбәр итә:

Томан булганда:

Әгәр дә сез табигатьтә томанның куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Машинада томан эчендә хәрәкәт иткәндә узып китүләрдән, алданрак китүдән, артык узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алдагы хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була.

Шунысын да истә тотарга кирәк, томан ераклыкны урлый - гади дистанцияне арттыру, тизлекне киметү тәгдим ителә.

Кискен тормозлаудан да сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне салмак кына  киметергә була.  Тормоз педаленә берничә тапкыр басып, шуның белән сез арттагы хәрәкәт итүче машинага кисәтү-сигнал бирәсез. Томан эчендә хәрәкәт вакытында шоферларның арыганлыгы арта, сак булу артык булмас.

Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен исегездә тотыгыз һәм үтәгез:

- спиртлы эчемлекләрне артык кулланмагыз, беркайчан да урын өстендә тәмәке тартмагыз!

- балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;

- төзек булмаган электр үткәргечтән беркайчан да файдаланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;

- кабызылган электр һәм газ приборларын күзәтүсез калдырмагыз.

Һәркайсы бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм «112»  номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International