Әлки муниципаль районының хөрмәтле халкы, урамнарда ирекле урнашкан этләргә карата шикаятьләр ешайды, алар агрессивлык күрсәтә, халыкның сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч тудыра. Һәр этнең диярлек хуҗасы бар, шуңа күрә халыкка яшәү һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудырмас өчен, Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты сезне үз йорт хайваннарын тоту шартларын үтәүгә җаваплы карауларын үтенә. Февраль аенда 27 эт тотылган. Мондый эшләр даими үткәреләчәк.
Этләрегезне ышанычлы бәйләнештә яки вольерларда тотыгыз! Онытмагыз, эт һөҗүменә дучар булган кеше урынында сез булырга мөмкин, яисә сезнең балагыз!!!
