Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

2024 елның 10 марты, якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесеннән  түбәндәгеләрне хәбәр итә.

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация

2024 елның 10 мартында 22 сәгатьтән 11мартның 10 сәгатькә кадәр:

11 мартта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән томан көтелә, күз күреме 500 м һәм аннан да кимрәк.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе түбәндәгеләрне хәбәр итә:

Томан булганда:

Әгәр дә сез табигатьтә томанның куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Машина томан эчендә хәрәкәт иткәндә узышудан, алданрак китүдән, артык үзгәртеп корулардан баш тартырга кирәк.

Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алдагы баручы транспорт чарасы белән була.

Шунысын да истә тотарга кирәк, томан ераклыкны урлый - шуңа күрә гадәти араны арттыру, тизлекне киметү тәгдим ителә.

Кискен тормозлаудан да сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне әкрен генә  киметергә була.  Тормоз педаленә берничә тапкыр басып, шуның белән сез арттагы хәрәкәт итүче машинага сигнал бирә аласыз. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә шоферларның арыганлыгы арта, шуңа күрә бу чарада саклык кирәк.

Һәркайсы бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм «112»  номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International