Чара массакүләм халык бәйрәмен бәйрәм итү традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен актуальләштерүгә юнәлтелгән. Чара барышында бәйрәм тарихы, аның символикасы турында презентация күрсәтелде. Май чабу атнасының һәр көне үз исемен йөртә, аңа гореф-гадәтләр һәм традицияләр хас. Балалар конкурста мәкальләр һәм әйтемнәр, викториналар катнаштылар һәм табышмакларга җаваплар таптылар. Бөтен катнашучыларга да рус халык уеннары - "Чалгы сап", "Алтын капка", чуваш халык уены "Куҫкарла"( Жмурки) ошады. "Йолдызлык" балалар бию ансамбле татар халык биюләрен башкарды. Нәтиҗәдә, чарада катнашучылар барысы да масленица флэш-мобын биеделәр.