Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесеннән түбәндәгеләрне хәбәр итә.
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация
2024 елның 14 мартында 18 сәгатьтән 15 мартның 18 сәгатькә кадәр:
15 мартта төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан көчле җил секундына 15 метр тизлегендә көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе түбәндәгеләрне хәбәр итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырырга ярамый.
2. Әгәр урамда көчле җил чыкса, җир асты юлларында яки бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кисетелә.
4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга да ярамый, чөнки җил белән өзелгән агачның ботаклары зур куркыныч тудырырга мөмкин.
5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору куркыныч һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу ярамый.
6.Өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар да, шулай ук җил белән өзелгән түбә һәм лепня декор элементлары да хәвеф хәтәр тудырырга мөмкин. Мондый хәвеф хәтәр төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында булырга мөмкин.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып ташларга кирәк.
8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин булган кадәр ераграк торырга кирәк.
Һәркайсы бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм «112» номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.