Квалификация күтәрү курслары кысаларында 13-14 мартта безнең район укытучылары Базарлы Матак урта мәктәбе базасында узган укыту-гамәли дәресләрдә катнаштылар.
«Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы мәгариф бүлеге» МКУ методистлары җитәкчелегендә педагоглар белем бирү процессында дифференциацияләнгән (дәрәҗәле) алымны оештыру аша укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру һәм бәяләү өчен һөнәри компетенцияләрне камилләштерүгә юнәлдерелгән биремнәрне үтәделәр.