Хәзерге вакытта мутлыклык җинаятьләрнең киң таралган төрләренең берсе булып тора. Мутлыкларның корбаны булып торган саен күбрәк кеше була бара.
Өлкән яшьтәге кешеләр, шулай ук инвалидлар мутлыклар өчен аеруча зәгыйфь һәм өстенлекле булып санала. Ышанычлылыктан файдаланып, җинаятьчеләр төрле социаль учреждениеләрдә, хәйрия фондларында яисә торак-коммуналь хезмәтләрдә эшләүчеләр буларак таныштырып, кешеләрне ялгыш юлга кертәләр һәм матди чараларга ия булалар.
Куркынычсызлыкның төп кагыйдәләре:
1. Сезнең картагызның ПИН-кодын беркайчан да һәм беркемгә дә хәбәр итмәгез.
2. Сакланган банкоматлардан гына файдаланыгыз.
3. Картаны югалту, урлау вакытында кичекмәстән блокка куегыз.
4. Карталарны ышанычлы урында саклагыз.
Сезне игътибар итәргә һәм тагын бер төркем рекомендацияләрне истә калдырырга сорыйбыз:
1. Күршеләр белән дус һәм таныш булыгыз.
2.Әгәр дә чит кеше Сезнең белән сөйләшергә тырышса, сезгә сорау яки тәкъдим белән мөрәҗәгать итсә, уяу булыгыз.
3. Таныш булмаган кешеләр белән соң вакытта подъездга, лифтка кермәгез.
4. Әгәр дә сезгә кич белән барырга яки кайтырга туры килсә, аз яктыртылган урамнардан, ишегалларыннан, ташландык урыннардан сакланыгыз, үз маршрутыгызны алдан ук планлаштырыгыз.
5. Зур чыгымнар белән бәйле карар кабул иткәнче, якыннарыгыз белән киңәшләшегез.
6. Үзегезгә һәм көчегезгә өметләнегез.
Иң төп киңәш: таныш булмаган кешеләргә ишек ачмагыз!
