Май чабу - бәйрәмнәрнең кышкы чиратын тәмамлый һәм яз башлану турында хәбәр итә торган иң күңелле халык чараларының берсе! Май чабу уеннарын әзерләүдә һәм уздыруда Юхмачы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары актив катнашты.
Алып баручылар бәйрәм программасын күңелле һәм дәртле итеп уздырдылар. Бәйрәмдә тамашачы булмады, барысы да актив катнаштылар: әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, халык уеннарында уйнадылар. Бәйрәмнең хөрмәтле кунагы Рус Самовары май чабу коймаклары белән түгәрәк өстәл артына барысын да җыйды.