Чуаш Борнае авылы мәдәният йортында «Киң Май чабу» халык күңел ачу чарасы оештырылды. Өлкәннәр һәм балалар бәйрәм чарасында актив катнаштылар: әйлән-бәйлән уйнадылар, халык уеннарында уйнадылар һәм, әлбәттә инде, май чабу коймаклары белән сыйладылар.