19 мартта Үзәк китапханә гуманитар ярдәм җыю пунктыннан чираттагы йөк партиясе җибәрелде.

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

500дән артык посылка мәхсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларыбызга һәм Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләргә тапшырылачак. Бу тиз пешерү продуктлары, су, гигиена чаралары,татлы ризыклар һәм башка бик күп әйберләр, авыр тормыш шартларында ватандашларыбызга бик кирәк. 100гә якын хәйрияче 3 тоннага якын гомуми авырлыктагы бу гуманитар йөкне җыюда катнашкан. Шулай ук, безнең балалар өчен посылкаларда район мәктәпләре укучылары тарафыннан җиңү һәм тизрәк кайту теләкләре белән язылган хатлар,открыткалар бар.

Йөкләүдә Форпост һәм Беренчеләр хәрәкәте иҗтимагый хәрәкәтләреннән волонтер-балалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International