20 мартта Нәби Дәүли исемендәге гимназия базасында - Әлки МРында БДИ уздыру пунктында - “Бергәләп тапшырабыз. Ата-аналар арасында БДИ тапшыру көне».

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

БДИга әзерләнгәндә чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарга киләчәк белемнәр генә түгел, ә дөрес психологик халәт, үз көчләренә ышаныч зур әһәмияткә ия. Һәм монда гаилә, ата-аналарның ролен бәяләп булмый. Акция чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның әти-әниләренә БДИга әзерлек белән бәйле артык психологик киеренкелекне бетерергә, имтихан процедурасы белән җәмәгатьчелекне таныштырырга ярдәм итәчәк. Акциядә катнашып, әти-әниләр БДИда үзләре дә катнаша алдылар, бердәм дәүләт имтиханы кагыйдәләре һәм процедурасы белән таныштылар: теркәлделәр, телефоннар һәм шәхси әйберләрне тапшырдылар, имтихан алды контролен үттеләр, бланкларны тутырдылар. БДИ катнашучыларына тәкъдим ителәчәк шундый ук биремнәрдән төзелгән тарих буенча имтихан эшенең кыскартылган вариантын (1 сәгать) яздылар. Шулай итеп, алар үзләре контрольнең ничек тормышка ашырылуын, имтихан материалларының ничек бастырылуын һәм эшкәртелүен күрделәр. Акциядә булачак чыгарылыш укучыларының 30дан артык ата-анасы катнашты. Катнашучылар алдында “Әлки МР мәгариф идарәсе” башлыгы Вәлиева Сурия Шаһит кызы һәм җитәкче урынбасары Шатунова Юлия Ринатовна чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International