Комиссиянең көн тәртибендә террорчылык һөҗүмнәренең потенциаль объектларының террорчылыкка каршы саклану дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән өстәмә чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды. Әлки муниципаль районында мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләре объектларының һәм кешеләрнең күпләп тору урыннарының террорчылыкка каршы сакланышын көчәйтү буенча бурычлар куелды.
Хөрмәтле гражданнар! Уяу һәм сак булыгыз! Уяулык-куркынычсызлык гарантиясе!