18-22 март көннәрендә Казан шәһәренең» күптелле белем бирү комплексы "Адымнар — белемгә һәм бердәмлеккә юл" Дәүләт автоном гомуми белем бирү учреждениесе базасында "Татар теле һәм әдәбиятының иң яхшы укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узды

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

Конкурста Түбән Әлки урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мингалимова Наилә Нәбиулла кызы катнашты. Бу конкурста безнең укытучы «Мәгарифтә традицияләр һәм инновацияләр» номинациясендә җиңү яулады, дәрес, сыйныф сәгатен, методик остаханәсен (китапханә), мастер-классын күрсәтте.

Әфәрин, Наилә Нәбиулла Кызы! Без сезнең уңышларыгыз белән бик горурланабыз һәм сезне җиңүегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез. Бу профессиональ конкурста катнашу сезнең өчен зур җиңүләргә һәм профессиональ үсешкә ирешүдә тагын бер зур адым булуын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International