Илнең төп байлыкларының берсенә - Россия урманына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, урман ресурсларын саклау, яңарту һәм үрчетү проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 14.03.2024 № 547-р күрсәтмәсе нигезендә, агымдагы елның 4 маенда район территориясендә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенең бишенче юбилей сезоны узачак.
2024 елның концепциясе 1944 елда булган юбилей вакыйгалары тирәсендә, шулай ук активлыкны берләштерүче, шул исәптән гаилә тирәсендә төзеләчәк.