Бүген, 27 мартта, район мәдәният йорты бинасында "Алексеевскдорстрой" ААҖнең Әлки участогы хезмәт коллективының 2023 елдагы эшенә йомгаклар ясалды. Җыелышта алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев, Әлки муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәшит Билалов катнашты.