27 март көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре “Теремок” балалар бакчасында “Милли мәдәниятләр” фестивалендә катнаштылар. Сөембикә Зөфәр кызы чарада катнашучыларны татар милли киеме һәм калфак белән таныштырды. Людмила Геннадьевна чуваш баш киеме турында сөйләде, ә Любовь Аркадьевна милли биюләр буенча мастер-класс үткәрде. Балалар һәм олылар рәхәтләнеп фестивальдә катнаштылар.