1 апрельдән 31 майга кадәр традиция буенча экологик икеайлык игълан ителде. Әлки муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан район торак пунктларын чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан итү турында карар кабул ителде. Икеайлык үткәрү эшен оператив штаб координацияләячәк.
Элеккеге еллардагы кебек үк, предприятие, оешма һәм учреждениеләр беркетелгән урамнарның һәм территорияләрнең санитар-экологик торышы, аларны яшелләндерү өчен җаваплы.
Кадерле райондашлар! Сезнең активлыкка рәхмәтле булыйк!