Бүген БДИ - Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә имтихан үткәрү пункты хезмәткәрләрен төбәк апробациясе кысаларында укыту оештырылды. Тренировка чарасы чын имтиханнар катнашыннан башка узды. Оештыручылар имтихан үткәрү, индивидуаль комплектларны бастыру, форма һәм бланкларны тутыру һәм сканерлау күнекмәләрен эшләделәр.