Бүгенге көндә фермерның 25 баш эре мөгезле терлеге, 239 гектар җире бар, шулардан 184 гектар чәчүлек җире, 4 трактор һәм 10 бер. авыл хуҗалыгы техникасы бар.
Гаилә бергә эшли. Хатыны - сыер савучы, уллары - ярдәмчеләр. Эш хакы түләнә торган ялланган хезмәткәр бар әле, калган барысын да ферма хуҗасы үзе эшли. Бүгенге көндә Фәнил Хәниф улы авыл хуҗалыгы техникасын тәртипкә китерә, язгы чәчүгә әзерләнә.
Хуҗалыкта оста җитәкчелек үсемлекчелекне һәм терлекчелекне динамикалы үстерү мөмкинлеген бирә. Ул Кошки авыл җирлегендә яшәүчеләргә һәм авылдашларга һәрвакыт ярдәм итә, ашлык, печән, сөт һәм ит сата.