2024елның 5 апрелендә УСЗ базасында ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең муниципаль этабы узды. Фестивальдә катнашучылар гәүдәне күтәрү, турникта күтәрелү, идәндә яткан килеш кулларын бөкләү, урыннан озынлыкка сикерү, гимнастик тумбадан алга таба иелү кебек сынауларда көч сынаштылар. Команда исәбендә беренче урынны Базарлы Матак урта мәктәбе командасы, икенче урынны Юхмачы урта мәктәбе, өченче урынны Н.Дәүли исемендәге Гимназия алды.
Казан шәһәрендәге Республика этабында районыбыз данын яклаячак җыелма командага түбәндәге спортчылар керде:
Шәйхетдинов Фәридә - БМСОШ
Фәсахов Ислам - Гимназия
Шәрипова Айгөл - БМСОШ
Гыйниятуллин Данияз - БМСОШ.

