Бөтендөнья хезмәтне саклау көне кысаларында 5 апрель көнне Әлки районы мәдәният йортында мәдәният учреждениеләре җитәкчеләрен хезмәтне саклау өлкәсендә эш башкаруның куркынычсыз алымнарына өйрәтүләр узды. Укуларны "Әлки районы мәдәният йорты" МБУ директоры урынбасары, хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкил Д.Р. Галимов үткәрде.