Әлки районы мәдәният йортында «Безнең арада геройлар» күргәзмәсе үз эшен дәвам итә. Күргәзмә махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган. Экспозициядә Россия Герое исеменә лаек булган Татарстан сугышчыларының фотосурәтләре, шулай ук Россия Кораллы көчләре хәрби хезмәткәрләренең кораллану һәм экипировка үрнәкләре макетлары тәкъдим ителде.