Терактлар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, мондый гади булмаган ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнде. Теракт барлыкка килгәндә, шикле предметлар табылганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Чарада катнашучылар шулай ук гражданлык уяулыгын ничек күрсәтергә кирәклеге, ничек итеп террорчылыкка каршы торырга мөмкин булуы һәм мондый вәзгыять килеп чыккан очракта үзеңне һәм якыннарыңны ничек саклап калу турында сөйләштеләр.