Татарстан Республикасында «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурста сайлап алуның икенче этабы дәвам итә. 9 апрель көнне комиссия “Ромашка” Базарлы Матак балалар бакчасында булды һәм балаларга билингваль белем бирү өлкәсендә учреждение эшен бәяләде.
Балалар бакчасы эшчәнлеген оештыруга якын килүнең системалылыгы, балалар белән эшләү формаларының төрлелеге һәм оригинальлеге, педагоглар һәм балалар эшенең нәтиҗәлелеге, педагогик коллективның методик активлыгы, педагогларның авторлык программалары һәм методик эшләнмәләре булу, шулай ук ата-аналар белән балаларның билингваль белем алу буенча эш формаларының төрлелеге кебек аспектлар бәяләнде.
Комиссия балалар бакчасының билингваль белем бирү өлкәсендәге уңышлы эшен билгеләп үтте.