Терроризм - ул теләсә кайсы, хәтта иң тотрыклы һәм имин җәмгыятьне какшатырга сәләтле зур куркыныч.

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Терроризм - ул теләсә кайсы, хәтта иң тотрыклы һәм имин җәмгыятьне какшатырга сәләтле зур куркыныч. Иҗтимагый тирәлектә террорчылык күренешләренә каршы көрәшнең төп юнәлешләренең берсе булып аларны профилактикалау тора. Түбән Колчурино авыл клубында “Террорга юк дибез!” дигән әңгәмә үткәрелде. Чара барышында түбәндәге мәсьәләләр яктыртылды: террор һәм террорчы төшенчәсе, иҗтимагый куркыныч, террорчылык сәбәпләре һәм нәтиҗәләре, террорчылыкка каршы тору, әгәр сез тоткынлыкка эләксәгез, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International