Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елның 5 апрелендәге 233 номерлы карары белән 22 апрельдән 12 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елның 5 апрелендәге 233 номерлы карары белән 22 апрельдән 12 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.
Исегезгә төшерәбез, янгынга каршы махсус режим чорында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык чарасы 2 мәртәбә арттырылды:
гражданнарга 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр;
вазыйфаи затларга - 30 меңнән 60 мең сумга кадәр;
индевидуаль предприятиеләргә - 60 меңнән алып 80 мең сумга кадәр;
юридик затларга - 400 меңнән 800 мең сумга кадәр.
Янгынга каршы махсус режимның төп үзенчәлеге бу чорда учаклар кабызуны, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләннәрне һәм чүп-чарны яндыруны, мангалада, эссе урыннарда азык әзерләү өчен ачык ут куллануны тыю.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International