https://alkrdk.ru
Әхмәт авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Малыш" балалар бакчасында "Юл хәрәкәте кагыйдәләре" чарасын үткәрделәр. Катнашучыларга хәрәкәт итү чараларының нинди булуы, светофорның кызыл, сары, яшел төсләре нәрсә аңлатуы, "Пешеходный переход", "Перекресток", "Телефон" һәм башка юллар билгеләре турында сөйләделәр. Чара барышында балалар яраткан әкият персонажларын һәм аларның хәрәкәт итү чараларын искә төшерде. Очрашу ахырында викторина үткәрелде, анда балалар сорауларга җаваплар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен тагын бер кат ныгыттылар.