Югары Әлморза мәдәният йорты хезмәткәрләре “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр” акциясендә катнаштылар.
Чара танып белү-уен программасы рәвешендә узды. Юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл билгеләре булган балаларны таныштырдылар. Программа барышында балалар “Рөхсәт-тыела”, “Күңелле светофор” уеннарында актив катнаштылар, юл тематикасы буенча табышмаклар чиштеләр, сорауларга җаваплар бирделәр.