Чуаш Кичүе китапханәсе Әхмәт авыл китапханәсе белән берлектә "Фәрештә сөю ярдәм итә" исеме астында истәлек кичәсе үткәрелде

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Чуаш - Кичүе китапханәсе Әхмәт авылы китапханәсе белән берлектә "Сузеңне фәрештә хупласа" исеме астында искә алу кичәсе үткәрелде. Узган чарада Бикә Рәхимованың яшьлек дусты Румия Рифкәт кызы Сөнгатуллина һәм энесенең улы Әмир Габбас улы Зәйдуллин катнашты.
Алар тормыш һәм иҗат юллары турында сөйләделәр, хатирәләре белән уртаклаштылар.
Әдәби кичәдә авторнын шигырьләре янгырады. Язучы талантыннан тыш, кунаклар искиткеч сөйләм сәләтенә дә ия булып чыктылар, бер сәгать дәвамында килгән кунакларыбыз ,аларны зур кызыксыну белән тыңладылар.
Бу матур әдәби кичә кунакларыбызның хәтерендә озак сакланыр һәм әдәбиятны ярату, әле кулларына алмаган китапларны уку өчен аларга яхшы этәргеч булыр дигән өметтә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International