Татарстан Республикасы Президентының 2024 елның 29 гыйнварындагы ПУ-79 номерлы Указы нигезендә Татарстан Республикасында шәһәр округларының һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә эшләүче унитар предприятиеләр һәм учреждениеләр, акцияләренең контроль пакеты Татарстан Республикасы милкендә яисә Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары халкына хезмәт күрсәтүче муниципаль милектә булган акционер җәмгыятьләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында социологик сораштыру уздырыла.
Социологик тикшеренү Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында https://open.tatarstan.ru/polls/ сылтамасы буенча онлайн сораштыру үткәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.