15 май – Халыкара гаилә бәйрәме дип билгеләнеп үтә. Гаилә - ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны.
Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, хөрмәтләп яшәргә кирәк.
Югары Әлморза авылы мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Җәмил кызы , Нутфуллиннар гаиләсендә кунакта булды. Бик эчтәлекле, кызыклы әңгәмә үткәрелде. Алар гаиләнең ни кадәр нык булу серләре белән бүлештеләр.