Агымдагы елның 16 маеннан 30 маена кадәр «Татарстан Республикасы халкын нормаль эш белән тәэмин итү» темасына сораштыру уздырыла.
Сораштыру хезмәт мөнәсәбәтләрен теркәү һәм халыкның аз тәэмин ителгән категорияләрен социаль яклау чараларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү белән реаль ситуацияне өйрәнү максатларында уздырыла.
Социологик тикшеренү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтында онлайн сораштыру үткәрү юлы белән «Эшчәнлек» бүлегендә, «Халыктан һәм бизнес вәкилләреннән сораштырулар» бүлекчәсендә гамәлгә ашырыла.
Сораштыруга сылтама: https://mert.tatarstan.ru/neformalnaya-zanyatost-v-respublike-tatarstan.htm
Сезне сораштыруда катнашырга чакырабыз. Тикшеренү нәтиҗәләре җыелма рәвештә файдаланылачак.