Авыл җирлегендә яшәүче 65 һәм өлкәнрәк гражданнарны Базарлы Матак үзәк район хастаханәсенә илтү дәвам итә.

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Авыл җирлегендә яшәүче 65 һәм өлкәнрәк гражданнарны Базарлы Матак үзәк район хастаханәсенә илтү дәвам итә.


“Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Әлки районының “Кайгырту” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә авыл җирендә яшәүче 65 яшьлек һәм өлкәнрәк гражданнарны профилактик карау һәм диспансеризация узу өчен Базарлы Матак үзәк хастаханәсенә илтеп җиткерү эше дәвам итә.

«Өлкән буын» проекты өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм гомер озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән.
Билгеле булганча, гомер озынлыгы - сәламәтлек турында кайгырту. Монда даими рәвештә профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация мөһим роль уйный!

Диспансеризация медосмотрдан тыш, үз эченә башка өстәмә тикшеренү ысулларын ала һәм хроник йогышлы булмаган авыруларны иртә диагностикалау һәм аларның үсеш куркынычы факторларын билгеләү өчен бик мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә дә өлкән яшьтәге гражданнарны медучреждениегә китерү эшчәнлеге ерак авылларда яшәүчеләр өчен зур әһәмияткә ия.

2024 елның 4 аенда Базарлы Матак үзәк хастаханәсенә 653 кеше китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International