Татарстан эшмәкәрләре өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча кайнар линия узачак
Үткәрү датасы һәм вакыты - 24 майда 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр
26 майга туры килгән Россия эшмәкәрлек көне алдыннан Татарстан Росреестры кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен күчемсез милеккә хокукларны теркәү һәм кадастр исәбе мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә.
Кайнар линиягә шалтыратып, шәхси эшмәкәрләр (ИП) һәм юридик затлар (ЮЛ) белергә мөмкин:
- күчемсез мөлкәт белән алыш-биреш кылу үзенчәлекләре турында;
- ИП һәм ЮЛ буларак бер үк вакытта күчемсез милек объектын кадастр исәбенә куярга һәм аңа хокукларны теркәргә; һәм аңа хокукларны теркәргә;
- ЮЛ үзгәртеп корганда хокукны ничек теркәргә;
- торак булмаган бинада гомуми милекне ничек теркәү һ.б.
Татарстан эшмәкәрләре өчен кайнар линия телефоны - (843) 255-25-71.
Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез!
ММЧ өчен элемтәләр
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
8 (843) 255-25-10https://vk.com/rosreestr16 https://t.me/rosreestr_tatarstan