Ел саен 24 майда Славян язу һәм мәдәният көненә багышланган бәйрәм билгеләп үтелә.
Бу көнне без славян алфавитын булдыручыларны - бөек мәгърифәтчеләр Кирилл һәм Мефодияне искә төшерәбез.
Иске Тахталы авыл клубы хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән “Кем белә Аз да Буки, китапларны да кулга” дигән тематик чара үткәрделәр. Әлифбаның беренче хәрефләре кайчан һәм ничек барлыкка килүе турында сөйләделәр.
Чара барышында балалар сүздән мәкальләр җыйдылар, табышмакларга җаваплар таптылар.
Чара азагында рус телен бәяләргә һәм горурланырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.