Китап- кешенең хәтере,юлдашы,киңәшчесе,ярдәмчесе,укытучысы

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

Китап- кешенең хәтере,юлдашы,киңәшчесе,ярдәмчесе,укытучысы.Кеше китап укудан ямь табарга тиеш.
Китапханәчеләр көне уңаеннан Иске Әнҗерз китапханәсендә авылыбыз мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән “Китапханә - чиксез дөнья ” дип исемләнгән китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт үтте.Китапханәче тарафыннан китапханә сүзенең нәрсә аңлатуын, китапханәдә үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләре белән таныштылар.Балалар зур кызыксыну белән китаплар белән ничек дөрес эш итәргә кирәклеген,ни өчен кирәк булуын тыңладылар.Очрашу барышында укучылар китап күргәзмәләре,газета - журналлар белән таныштылар,китапка кагылышлы мәкаль-табышмаклар сорауларына җаваплар таптылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International